«Россия» күргәзмә-форумында Татарстан артистлары концерт куя
Татарстан көне уңаеннан Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең (ВДНХ) төп сәхнәсендә Татарстан артистлары концерт куя. Концерт «Россия» күргәзмә-форумы кысаларында үтә.
Мәскәүлеләр алдында Abiem project, «Зәкәрия» фолк-төркеме, Алия Нур, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, K-Ru, «Ямьле» төркеме чыгыш ясады.
Фото: © Энҗе Габдуллина
Концертның хедлайнерлары – Илгиз Шәйхразиев һәм Gauga рок төркеме.
Көндез төп сәхнәдә Dabro төркеме чыгыш ясаган иде.