Россия Газа секторыннан үз гражданнарын эвакуацияләүне яңадан башлады
2 декабрьдә Газа секторыннан Россия гражданнарын һәм аларның палестиналы туганнарын эвакуацияләү яңадан башланды. Бу хакта Россиянең Палестина милли администрациясе каршындагы вәкиллеге хәбәр итә.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, процесс сугыш хәрәкәтләренең яңадан башлануы сәбәпле старт алган. Эш Израиль армиясенең интенсив утка тотуы аркасында кыенлаша. Һөҗүмнең бер өлеше «Рафах» контроль-үткәрү пункты тирәсендәге территориягә туры килгән.
«Палестина Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, соңгы тәүлектә 200дән артык кеше һәлак булган. Алар арасында Россия гражданины Маджед Хассуна да бар дигән мәгълүмат килде, әмма әлегә без бу фактның дөреслеген тикшерә алмыйбыз», - дип искәрттеләр вәкиллектә.