Татарстанда Биләр шәһәрлеге территориясен файдалану режимы расланды
Татарстанда федераль әһәмияткә ия мәдәни мирас объекты – Биләр шәһәрлеге территориясен файдалану режимы һәм аның чикләре расланды. ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин шул хактагы боерыкны имзалады.
Шәһәрлек территориясен файдалануның махсус режимында күздә тотылганча, биредә мәдәни мирас объектларын саклау буенча федераль орган тарафыннан бирелгән «рөхсәт нигезендә» генә археологик казу эшләре алып барырга ярый.
Моннан тыш, шәһәрлектә мәдәни мирас объекты сакланышын тәэмин иткән яки коткару максатыннан археологик кыр эшләре үткәрелгән очракта гына эзләү, проектлау, җир, төзелеш, мелиорация, хуҗалык, урманнардан файдалану буенча һ.б. эшләр алып барырга мөмкин. Эш планнары вәкаләтле орган тарафыннан килештерелергә тиеш. Килештермәгән очракта, мондый эшләр алып бару тыела.
Моннан тыш, закон нигезендә археологик мирас объектын музейлаштырырга һәм гражданнарга шәһәрлеккә килергә рөхсәт ителә. Шулай ук әлеге территориядәге үләнне чабарга, корыган ботаклар һәм үсеп утырган агачлар, куаклардан чистартырга ярый.
Шәһәрлек территориясендә балчык, каты һәм башка төрле көнкүреш, шул исәптән төзелеш калдыклары өяргә, туфрак казып алырга, тиешсез урында чүп-чар һәм көнкүреш калдыклары ташларга ярамый.