Россия Хөкүмәте Татарстанга газ заправкалары төзү өчен өстәмә акча бирәчәк
Быел Татарстан һәм Россиянең тагын алты төбәге тыгызландырылган табигый газ заправкалары инфраструктурасын үстерү өчен өстәмә финанслар алачак. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин шул хактагы боерыкны имзалаган.
Әлеге максатларга барлыгы 300 миллион сумнан артык акча бүленәчәк. Татарстанга дигән субсидиянең гомуми күләме 59,9 миллион сумнан артып китә.
Татарстаннан тыш, өстәмә акчаны Кемерово, Омск, Самара, Свердловск һәм Ярославль өлкәләре, шулай ук Севастополь шәһәре дә алачак. Әлеге акчалар соңыннан газ заправкалары төзү өчен компанияләргә һәм шәхси эшкуарларга биреләчәк.
Тыгызландырылган табигый газ – «атмосферага зарарлы матдәләр бүленеп чыгу күләмен сизелерлек киметергә мөмкинлек бирә торган ягулыкның иң экологик төрләреннән берсе», дип искәрттеләр Хөкүмәтнең матбугат хезмәтендә.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда 2025 елга кадәр 60ка якын газ заправкасы һәм КриоАЗС урнаштыру күздә тотыла.