Алабуга йөзүчеләре XXX Россия Кубогында призлы урыннар яулады
Алабуга йөзүчеләре XXX Россия Кубогында призлы урыннар яулады. «Мастерс» категориясендә йөзү буенча XXX Россия Кубогында шәһәр исеменнән чыгыш ясаган җыелма команда 8 спортчыдан торды. Мондый дәрәҗәле ярышларда бөтен илнең 82 клубыннан 1200дән артык йөзүче катнашты. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
— Бу рекорд, моның кадәр катнашучылар булганы юк иде әле, — дип белдерә оештыручылар.
XXX Россия Кубогы ноябрь уртасында Казанда узды һәм дүрт көн дәвам итте. Оештыручылар тарафыннан турыдан-туры трансляция оештырылып, «Касатка» йөзү буенча ТР ветераннар җыелма командасы җанатарлары барысын да туры эфирда күзәтә алды.
Михаил Романовның шәхси медальләре (50-54 яшь категориясе) берьюлы биш бүләк белән тулыланды: 200 метр араны аркада йөзү дистанциясендә беренче урын; өч икенче урын (100 метр дистанциядә, 200 метр дистанциядә һәм команда эстафетасында); 100 метрга йөзүдә өченче урын.
Андрей Гудков үз яшь категориясендә (50-54 яшь) җиңүче булды, ул 100 метрлык дистанциядә иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Галина Благодатских (70-74 яшь категориясе) 50 метрлык дистанциядә — көмеш, 200 метрлык дистанциядә бронза медальләр яулауга иреште. Наталья Немтырева (50-54 яшь категориясе) 200 метр араны аркада йөзүдә өченче урынны алды.
Моннан тыш, Алабуга йөзүчеләре 4/50 эстафетасында да көмеш призерлар булып, мактау пьедесталына күтәрелде. Республика җыелма командасы составына безнең спортчылардан Андрей Гудков һәм Михаил Романов керделәр.