Татар китабы йортында «Мин сезгә васыять язам...» чаралары башлана
Татар китабы йортында «Мин сезгә васыять язам...» исеме астында чаралар циклы үтәчәк. Ул 8 декабрьдә башлана. Бу турыда Татар китабы йорты социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
8-10 декабрьдә Совет чорында имам булып эшләгән Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшиннең мирасы турында сөйлиләр.
«Октябрьский ягында имам булган данлыклы Исмәгыйль хәзрәтнен бай кулъязма һәм басма китап мирасы, васыяте һәм тарихта калдырган эзе турында хәзрәтнең оныклары, тарихчылар һәм дин белгечләре бәян итәчәк», диелә хәбәрдә.