«Time» журналы Владимир Путинны «Ел кешесе» исеменә кандидатлар шорт-битенә кертте
Россия Президенты Владимир Путин «Time» журналы версиясе буенча «Ел кешесе» исеменә дәгъва итүчеләрнең беренчел исемлегенә – шорт-битенә кергән. Җиңүче чәршәмбе көнне игълан ителәчәк, диелә әлеге язмада.
«1927 елдан килгән традициядәгечә, «Time» версиясе буенча ел шәхесе – ел саен дөньяга һәм хәбәр башисемнәренә иң зур йогынты ясаган кеше, төркем яки күренешне игълан итү», – дип аңлатыла текстта.
Кандидатларның беренчел исемлегенә Кытай Рәисе Си Цзиньпин, җырчы Тейлор Свифт, Америка эшкуары Сэм Альтман, Барби, АКШның элекке президенты Дональд Трампны эзәрлекләүче прокурорлар, Карл III, Штатларның Федераль резерв системасы башлыгы Джером Пауэлл һәм забастовка оештырган Голливуд сценаристлары һәм актерлары кергән.