Татарстан хәрбиләренә алгы сызыкта бүләк тапшырдылар
Татарстан Республикасы хәрбиләренә бүләк тапшырдылар. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында шул хакта хәбәр итте.
«Татарстан хәрбиләрен алгы сызыкта бүләкләүне дәвам итәбез. Ватаныбызга тугры хезмәтегез өчен рәхмәт!», – дип язган ТР Рәисе.
Ул шушы көннәрдә 1232нче полк хәрбиләренә лаеклы бүләкләр тапшырылуын билгеләп үтте.
- Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша белергә мөмкин.