Чаллыда инде ике атнага якын хәбәрсез югалган ир-атны эзлиләр
Чаллыда хәбәрсез югалган ир-атны эзлиләр. Владислав Скворцов 26 ноябрьдә өеннән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган, дип хәбәр итә «ЛизаАлерт» эзләү отряды.
Ир-атның буе 170 сантиметр тирәсе, ябык гәүдәле, кара чәчле, коңгырт-яшел күзле.
Капюшонлы кара куртка, шундый ук төстәге спорт чалбары һәм кроссовка кигән.
Ир-атны күрүчеләр булса, 8 (800) 700-54-52 кайнар линия телефонына шалтыратуны сорыйлар. Шалтырату бушлай.