Казанның «Әхмәдзәки» мәчетендә кызлар өчен Коръән бәйгесе үткәрелә
16 декабрьдә Казан шәһәренең «Әхмәдзәки» мәчетендә 5-15 яшьлек кызлар арасында мәхәллә күләмендә Коръән уку бәйгесе узачак. Ул мәчет мәхәлләсе, Казан ислам университетының Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан оештырыла. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурс ике номинациядә үткәреләчәк: Коръәннең соңгы 10 сүрәсен яттан уку (5-8 яшьлек балалар); Коръәннең 30нчы җүзен яттан уку (9-15 яшьлек кызлар). Чара «Әхмәдзәки» мәчетендә 9.00 сәгатьтә башлана.
Коръән бәйгесендә Залесный бистәсе, «Залесный Сити», «Салават күпере» торак комплексында яшәүче балалар катнаша ала. Коръән бәйгесендә катнашу өчен 13 декабрьгә кадәр язылырга кирәк.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, шундый ук номинацияләр буенча 17 декабрь көнне 7-14 яшьлек малайлар арасында Коръән бәйгесе Казанның «Рауза» мәчетендә (Сеченов ур., 21) үткәреләчәк.