Миңнеханов социаль торак төзелешенең яңа механизмнарын эзләргә чакырды
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль торак төзелешенең яңа механизмнарын эзләргә тәкъдим итте. Ул «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы, шәһәр мохите» юнәлеше буенча Росссия Дәүләт Советы Комиссиясенең (аның рәисе булып тора) һәм Россия Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы комитетының гомуми утырышында чыгыш ясады. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Үзенең чыгышында Татарстан Рәисе хосусыйлаштыру хокукы булмаган социаль торак төзелеше күләмен арттыруны барлык төбәкләр өчен дә актуаль юнәлеш дип атады. Мисал итеп ул Татарстанны китерде — бездә 38 600 гаилә торак шартларын яхшыртырга хокуклы яки мохтаҗ, әмма республика һәм федераль программалар хисабына торак белән ел саен аларның меңен генә тәэмин итәргә мөмкин.
Моннан тыш, Миңнеханов комплекслы төзелеш үсешен тоткарлаучы фактор дип торак һәм социаль инфраструктура төзелеш темплары арасындагы аерманы күрсәтте. Шуңа бәйле рәвештә, аның фикеренчә, «Стимул» программасын саклап калырга һәм аның тәэсирен социаль объектлар булдыруга җәелдерергә кирәк.
«Төзүчеләр монда катнашырга һәм бу төзелешне финансларга әзер. Төзүчеләр шулай ук социаль инфраструктура төзү өчен керемнәрне алар һәм банклар арасында бүлү өлешендә эскроу-хисап механизмын яңадан карап чыгарга тәкъдим итә», — дип төгәллек кертте ул.
Миңнеханов шулай ук күпфатирлы фонд белән идарә итүдә дәүләт ролен арттырырга чакырды. Бу контекстта ул идарәче компанияләрне лицензияләү процедурасын үзгәртү турындагы Дәүләт Думасына кертелгән закон проектын искә төшерде.
Болардан тыш, Татарстан Рәисе Россия Президенты Владимир Путинга коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасы өчен аерым рәхмәт белдерде.