Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы борты Газа секторына 27,5 тонна гуманитар ярдәм илтте
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы борты Газа секторы халкы өчен чираттагы гуманитар ярдәм партиясен китерде. Бу хакта Россия ведомствосының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы борты Газа секторы халкына 27,5 тонна гуманитар ярдәм китерде», — диелә министрлыкның Telegram-каналында чыккан хәбәрдә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы авиациясенең 13 рейсы белән Газа секторы халкы өчен барысы 315 тонна гуманитар йөк китерелгән инде.
ХАМАС сугышчылары 7 октябрьдә Газа секторыннан Израиль территориясенә бәреп керә, тыныч халыкны үтерә һәм аларны тоткын итеп ала башлый. 1200гә якын кеше һәлак була, алар арасында россиялеләр дә бар. Тагын 240тан артык кеше тоткынлыкка алына.
Җавап итеп, Израиль сугыш башлануы турында игълан итте. Бомбага тотудан җир өсте операциясе башланды. ХАМАС мәгълүматларына караганда, анда 15 меңгә якын кеше һәлак булган. Соңрак, 22 ноябрьдә, яклар гуманитар пауза һәм Израиль тоткыннарын Палестина тоткыннарына алмаштыру турында килеште. Сугыш хәрәкәтләре 1 декабрьдә яңадан башланды.