Үзәк Банк: 2023 елның IV кварталында Россиядә бәяләр үсеше акрынайган
Сентябрь белән чагыштырганда, 2023 елның октябрь-ноябрь айларында бәяләрнең айлык үсеше акрынайды, әмма әле барыбер югары булып кала. Бу турыда Үзәк Банк хисабында язылган, ул аның сайтында урнаштырылган.
Хәбәрдән күренгәнчә, илдә «ихтыяҗның суынуы» күпчелек сегментларда акча агымы динамикасыннан чыгып теркәлә. Шулай ук ихтыяҗның начарлануы турында предприятиеләрнең эшчәнлеген бәяләү дә күрсәтә.
Шул ук вакытта предприятиеләр 2024 елда бюджетка дәүләт чыгымнары артуын көтә.
«Дәүләт тарафыннан ихтыяҗның киңәюе тармакара элемтәләр чылбыры һәм эшчеләрнең хезмәт хакы аша күп тармакларга тарала. Шул ук вакытта акча-кредит сәясәте трансмиссия механизмы эше әкренләп үз нәтиҗәләрен бирә: икътисадта процент ставкалары үсеше артыннан халыкның саклык активлыгы артты, аерым сегментларда кредитларга ихтыяҗ кими башлады», — диелә Үзәк Банк хисабында.
Шулай да, товарларга һәм хезмәтләргә бәяләр югары темпларда үсүен дәвам итә.