Татарстан синоптиклары -32 градуска кадәр салкын турында кисәтә
Иртәгә, 7 декабрьдә, Татарстанда төнлә һәм көндез аномаль салкыннар көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республика буенча урыны белән төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә һава температурасының -25..-32 градуска кадәр төшүе көтелә (шул исәптән Казанда -28 градуска кадәр).
Моннан тыш, тәүлекнең якты һәм караңгы вакытында кайбер төбәкләрдә, шул исәптән Татарстан башкаласында, кабат томан төшүе ихтимал.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда салкыннар аркасында шторм кисәтүе игълан ителде.