Зәйдә чаңгы сезонын ачтылар
Зәйдә чаңгы сезонын тантаналы төстә ачтылар. Чарада спортны үз итүчеләр катнашты. Бу хакта «Зәй яңалыклары» яза.
Район башлыгы Разиф Кәримов сәламәт яшәү рәвешенә битараф булмаган зәйлеләргә рәхмәт белдерде, иң активларга «Хезмәткә һәм оборонага әзер!» нормативларын алтын билгеләргә үтәгәннәргә значоклар тапшырды һәм мәктәп укучыларына беренче старт бирде.
Биредә «Җылы Зәй» хәйрия фонды җитәкчесе Марат Кыямов катнашып спортта да, хәрбиләргә дә ярдәмдә актив булучыларга рәхмәт белдерде. Чарада лоторея сату оештырылып, аннан кергән акчаны хәрбиләргә юллау максаты куелды.