Әлмәт урамнарында электробуслар йөри башлады
Әлмәт урамнары буйлап яңа электр автобуслары йөри. Алар батарейкаларда эшли. Бер зарядка шәһәр буйлап 300 км хәрәкәт итү өчен җитә.
«Әлмәт таңнары» Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, электробуслар тавышсыз диярлек, маневрлар ясарга уңайлырак, электр челтәренә бәйләнмәгән.
Транспортны 2 һәм 2Б маршрутлары буенча җибәрәчәкләр. һәр электробус 80 пассажирны, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне дә йөртә ала.