Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Декабрь
2023

Питрәч районының «Вперёд» - «Алга» газетасы 90 еллык юбилеен билгеләп үтте

0
Питрәч районының «Вперёд» - «Алга» газетасы 90 еллык юбилеен билгеләп үтте

Бүген Питрәч районында «Вперёд» – «Алга» газетасының 90 еллык юбилеен бәйрәм иттеләр. Тантаналы чара фойеда газетаның фотографы Илшат Гайсаровның күргәзмәсен тәкъдим итүдән башланды.

Фото: © Гөлүзә Василова

Юбилей чарасында район башлыгы Илһам Кашапов, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, «Теләче» газетасы баш мөхәррире Ленар Хуҗин, Лаешның «Камская новь» баш мөхәррире Денис Суханов, «Вперёд» – «Алга» газетасының элеккеге баш мөхәррире Николай Александров, редакция ветераннары катнашты.

«93 ел элек безнең район оешкан, 3 елдан аның үз газетасы гамәлгә куелган. Бу елларда газета биредә районда яшәүчеләр кебек зур, авыр, данлы юл үткән. Аның исеме, аның дизайны, журналистлар буыны үзгәргән, әмма аның төп максаты калган. Социаль өлкәдә намуслы эшләүче, авыл хуҗалыгы, торак-коммуналь хуҗалык, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт өлкәсен үстерүче якташлар турында сөйләвегез өчен рәхмәт сезгә. Илкүләм проектларда, республика программаларында актив катнашырга ярдәм итәсез. Сезнең мәкаләләр ярдәмендә башка массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итәбез. Республикада яшәүчеләр Питрәч районының мәдәни мирасы, тарихи кыйммәтләре турында белә. Район хакимияте мәгълүмат киңлеген үстерүгә аерым игътибар бирә. Безнең конструктив хезмәттәшлек җайга салынган. Мәгълүматка кытлык булганда да, көндәлек басманың актуаль калачагына ышанам. Редакция хезмәткәрләренә нәтиҗәле эш, яхшы хәбәрләр, сәламәтлек, уңышлар телим. Тормышыгыз ачык һәм уңай вакыйгаларга бай булсын! Бәйрәм белән!» - диде район башлыгы Илһам Кашапов.

Фото: © Гөлүзә Василова

«Безнең «Татмедиа»да төрле газета-журналлар күп, безнең өчен «Вперёд» - «Алга» газетасы үзенчәлекле. Газета җанлы, кызык, профессиональлек сизелә. Көчле коллектив. Биредә традицияләрне саклый алулары күренә. Озак вакыт көчле журналистлар эшләве сизелә. Хәзер яшьләр актив һәм матур эшли, алар Татарстанда социаль челтәрләрдә эшләү буенча лидерлар, конкурсларда җиңәләр. Хәзер газетаны күпчелек өлкәннәр укыйдыр, әмма «Алга» газетасы заман белән бергә атлый.

Чыгышымның икенче өлешендә шәхсән минем өчен газетаның әһәмиятле булуын әйтеп үтәм. Журналистикага юлламаны мин «Алга» газетасында алдым. Ул вакытта журналистика факультетына укырга керү өчен имтихан бирергә һәм иҗади эшләреңне тәкъдим итәргә кирәк иде. Әти миңа: «Бар, минем шигырьләремне бастыр», - диде. Ул миңа үзенең 5 шигырен бүләк итте. Әтием исеменнән редакциягә килдем, шигырьләр басылып чыкты. «Алга» газетасы ярдәмендә сезнең алдыгызда мин - журналист Шамил Садыйков басып торам», - диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры.

Ул редакция коллективына «Татмедиа» Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевтән сәлам җиткерде һәм «Вперёд» – «Алга» газетасы редакциясенә профессиональ фотоаппаратка сертификат тапшырды.

Фото: © Миннур Шәмсетдинов

«Вперёд» - «Алга» газетасының хәзерге баш мөхәррире Ольга Шәмсетдинова чыгышында газетаның тарихы турында сөйләде, Газета редакциясенең 90 еллык эшчәнлеге дәвамында 15 баш мөхәррир алмашуын искәртте.

«Сенсация артыннан кумыйбыз, Питрәч җирендә яшәүче гади кешеләр тормышы турында язабыз, актуаль һәм халыкны борчыган мәсьәләләрне яктыртабыз, патриотик хисләр тәрбияләргә тырышабыз. «Алга» газетасын чыгаруда катнашы булган һәркемгә, укучыларга рәхмәт. Һәр санны дистәләрчә кеше эшли. Укучыларга рәхмәт, алар темалар тәкъдим итә, мәкаләләрен һәм шигырьләрен җибәрә. Сез тугры дуслар булып каласыз. Барыгызга да рәхмәт. Район башлыгы Илһам Кашаповка һәр үтенечебезгә игътибары өчен рәхмәт белдерәм, Шамил Садыйковның аерым мөнәсәбәтен тоябыз, шуңа да һәр башлангычта үзебездә кыюлык, бер үк вакытта өстәмә җаваплылык та тоябыз. Газетабызга - 90 ел! Аның киләчәге бар дип ышанабыз. Безгә алга хәрәкәт итәчәкбез», - диде «Вперёд» - «Алга» газетасының баш мөхәррире.

«Вперёд» редакциясе белән 17 ел җитәкчелек иткән Николай Александров та, укытучы хезмәтен калдырып, мөхәррир булып килгәнен искә төшерде. Юбилей белән котлап, шигырен дә бүләк итте.

Редакция хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары һәм чәчәк бәйләмнәре, ветераннарга һәм кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Шулай ук Чыты авылы мәдәният йорты мөдире Миннур Шәмсетдинов, күп еллар Питрәч мәдәният йорты директоры булып эшләгән Илдар Кадриев, төрле елларда редакциядә эшләүчеләр һәм практика узучылар газетаның юбилее белән котлады, изге теләкләрен җиткерде.

Фото: © Гөлүзә Василова

Бәйрәм мул табын артында җанлы аралашу белән дәвам итте.

Фото: © Гөлүзә Василова





Губернаторы России
Москва

Собянин объявил о начале сборки «Москвича» по технологии полного цикла





Москва

В День Пушкина театр кукол «Ульгэр» в райцентре Бурятии: Россия, Культура, Дети


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин рассказал о ходе строительства Троицкой линии метро



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Булат Окуджава

Урганта и Смехова исключили из концерта памяти Окуджавы: Вдова барда извинилась - в том числе, за проведение события




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Турнир по бильярдному спорту «Кубок Мэра Москвы» продлится до 18 мая в столице

Собянин рассказал о ходе строительства Троицкой линии метро

"Зенит" в Москве обыграл ЦСКА и сравнял счет в серии


WTA

Александрова не смогла обыграть Саснович и покинула турнир WTA-1000 в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о препарате для лечения болезни Бехтерева



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России