Санкт-Петербургта Рәис Тимергалиевның күргәзмәсе ачылды
Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә рәссам Рәис Тимергалиевның күргәзмәсен ачу тантанасы булды. Бу хакта Санкт-Петербург һәм Ленинград татарлары порталы хәбәр итә.
Ачылыш тантанасында рәссамнар, авторның хезмәттәшләре, иҗат эшлеклеләре һәм татар җәмәгатьчелеге катнашты. Шулай ук республикадан кунак, Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе Альберт Шиабиев та килде.
Рәис Тимергалиевның күргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләре чираттагы тапкыр классик традициянең заманча булуын раслый. Авторның һәр эше - кече Ватаны, Татарстан белән рухи бәйләнешне һәм балачак хатирәләрен сурәтли. Бу - татар халкының гаилә традицияләре, мәдәнияте белән бәйләнеш.
- Рәис Тимергалиев 1963 елның 15 сентябрендә Казан шәһәрендә туа. 1987-1991 елларда А.И.Герцен исемендәге институтта, 1991-1997 елларда Санкт-Петербургның И.Е.Репин исемендәге Сәнгать академиясендә укый, РФ Рәссамнар берлеге һәм ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы. Рәссамның картиналары Татарстанда Константин Васильевның Мемориаль музеенда, шулай ук шәхси коллекцияләрдә һәм чит илләрдә куелган. Рәссам Санкт-Петербургта яши һәм эшли.
Күргәзмә киләсе елның гыйнвар ахырына кадәр эшләячәк.