Путин: Иминиятләштерү механизмын шәхси инвестиция счетларына да җәелдерергә кирәк
Иминиятләштерү механизмын озак сроклы шәхси инвестиция счетларына да җәелдерергә кирәк дип саныйм. РФ Президенты Владимир Путин «ВТБ: Россия чакыра» форумында шундый тәкъдим белән чыгыш ясады. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Ул билгеләп үткәнчә, иминиятләштерүнең гомуми күләме 1,4 миллион сум тәшкил итәргә тиеш. Сүз уңаеннан, шушы ук сумманы банклар да үз кертемнәрендә иминиятләштерә.
«Иминиятләштерү механизмын озак сроклы шәхси инвестиция счетларына да җәелдерергә кирәк дип саныйм. Биредә иминиятләштерүнең гомуми күләме бер кешегә 1,4 миллион сум тәшкил итәчәк, ягъни банк кертемнәре өчен дә шуның кадәр үк», - диде Президент.
Элегрәк Путин банкларның тотрыклы эшләвен билгеләп үткән иде. Шул ук вакытта, ул финанс секторы вәкилләренең «һәрвакыт бер-берсеннән канәгать булмавын» әйтте.