Башкортстанда «Галия» мәдрәсәсен оештыручы Зыя Камалига истәлек тактасы ачылды
6 декабрь көнне Башкортстан Республикасының Чишмә районының Келәш авылы мәдәният йортында җәмәгать һәм дин эшлеклесе, мәгърифәтче, галим-теолог һәм филолог, язучы Зыя Камалиның 150 еллыгына багышланган тантана узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарага Зыя Камалиның тормышы һәм эшчәнлеге белән кызыксынучы район һәм авыл халкы, Уфадан килгән кунаклар катнашты.
Фото: © tatar-congress.org
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин үз чыгышында Зыя Камалиның тормыш юлы турында сөйләде, район һәм авыл китапханәләренә тышлыгында Зыя Камили портреты белән якын көннәрдә генә дөнья күргән «Ихлас» журналының яңа санын бүләк итте.
Шулай ук бүген Келәш авылы мәчете диварында бөек мәгърифәтчегә истәлек тактасы ачылды.
- Зыя Камали, Зыяэтдин Җамалетдин улы Камалетдинов (1873-1942) 1873 елның 9 декабрендә Уфа губернасы (хәзерге БР Чишмә районы) Келәш авылында фәкыйрь игенче гаиләсендә туа. Мәгърифәтче, фәлсәфәче, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тәрҗемәче, мәдрәсә мөгаллиме, «Галия» мәдрәсәсен оештыручы һәм ректоры (1906-1918).