Казан Татарстанда беренчеләрдән булып Укытучы һәм остаз елына нәтиҗә ясады
Бүген Казанда Укытучы һәм остаз елына нәтиҗәләр ясауга багышланган чара булды. Тантанада ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, мэр Илсур Метшин һәм меңнән артык педагог катнашты.
«Россия тарихында беренче тапкыр Укытучы һәм остаз елы игълан ителде. Һәм бүген Казан аны Татарстанда беренчеләрдән булып яба. Шәһәр мәгарифенең казанышлары күп. Аны исәпкә алмый торып республиканың мәгариф системасындагы нәтиҗәләр турында сөйләве мөмкин түгел», - диде мәгариф һәм фән министры.
Шул ук вакытта, ул Бердәм һәм Төп дәүләт имтиханнары, һөнәри бәйгеләрнең нәтиҗәләре, Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге җиңүләр – болар барыннан да элек укытучылар һәм тәрбиячеләрнең хезмәте булуын искәртте. «Казан мәгариф системасының һәрвакытта да югары позицияләрдә булуын телим», - дип белдерде спикер.
Һадиуллин ышандырганча, республика Мәгариф һәм фән министрлыгы алга таба да Казанның мәгариф системасын үстерүдә һәм тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешүдә ярдәм итәчәк. «Моның өчен нигез булдырылган», - дип искәртте ул.
Чарада шәһәр һәм республика, шулай ук РФ Мәгариф министрлыгы бүләкләре тапшырылды. Моннан тыш, «Казан мәгариф системасының мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе беренче тапкыр бүләк ителде.