Мобилизацияләнгәннәр Түбән Кама хакимияте белән очрашуда генераторлар сорады
Түбән Камада кыска вакытлы ялга кайткан мобилизацияләнгәннәр белән очрашу узды. Очрашуда Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина, мобилизация әзерлеге бүлеге җитәкчесе Раил Габидуллин һәм махсус хәрби операциягә машиналар әзерләүче хәйрияче Сурэн Авдоян катнашты. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
Аралашу барышында алар көнкүреш мәсьәләләре, хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары, махсус операөия зонасындагыларның төп ихтыяҗлары турында фикер алышты.
Шулай ук очрашу барышында хәрбиләр җирле хакимиятләрдән генераторлар белән ярдәм итүләрен сорады. Алар хәзер фронтта бик кирәк. Тиздән шәһәрдән махсус операция зонасына егетләр өчен гуманитар йөк җибәрү оештырылачак.
Хәрбиләр үзләренә ярдәм итеп торучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.