Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга салкында җылырак киенергә киңәш итте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында республикада яшәүчеләргә һава шартларына туры китереп кием сайларга киңәш итте.
«Салкын көн бүген, җылырак киенегез! Җомга мөбарәк булсын!» - дип язган Татарстан Рәисе.
Фото: t.me/rustamminnikhanov/
Шул ук вакытта Миңнеханов Казанның Габдрәхим Утыз Имәни исемендәге «Алтаң» мәчетенең фотосын куйган, ул зәңгәр кышкы күк фонында төшерелгән, гөмбәзенә кар яткан.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, көндез Татарстанның кайбер районнарында -26 градуска кадәр салкын көтелә.