Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Декабрь
2023

Миңнеханов һәм Чемезов КАМАЗ хезмәткәрләренең аренда йортына күчү тантанасында катнашты

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры һәм «КАМАЗ» ГАҖ Директорлар советы рәисе Сергей Чемезов, КАМАЗ генераль директоры Сергей Когогин һәм башка рәсми затлар Чаллыда 170 фатирлы аренда йортына күчү тантанасында катнашты.

Виктор Поляков урамында урнашкан йорт ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән. 128 фатир «КАМАЗ» ГАҖ хезмәткәрләре өчен билгеләнгән. Барлык фатирлар да әзер килеш тапшырыла, алар сантехника, электр плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары, җылылык регуляторлары һәм мәгълүматны читтән торып укуның автомат системасы белән җиһазландырылган.

«Бүген бик мөһим вакыйга. «КАМАЗ» хезмәткәрләренең торак мәсьәләләрен хәл итү буенча безнең килешүләр кысаларында беренче йортка күчәләр. Бу - камазлылар өчен планлаштырылган алты аренда йортының беренчесе. Бу яхшы сигнал дип уйлыйм. Кадрлар барысын да хәл итә. Белгечләр әзерләү, аларны торак белән тәэмин итү - бик мөһим бурыч. Чаллыда сыйфатлы фатирлар төзи беләләр», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Сергей Чемезов Татарстан җитәкчелегенә һәм «КАМАЗ» компаниясенә заводта эшләүчеләрнең социаль мәсьәләләрен хәл итүгә зур игътибар биргәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Торак җиһазлары һәм көнкүреш техникасы белән тәэмин итүне исәпкә алмыйча, аренда ставкасы 1 кв.м. өчен 225 сум тәшкил итә. Аренда торакларының уңайлылыгын һәм эшкә урнаштырылган һәм яңа җәлеп ителә торган хезмәткәрләргә юнәлдерелгән проектның социаль юнәлешен саклап калу өчен, «КАМАЗ» җиһазлар, көнкүреш техникасы һәм интерьер әйберләре сатып алуны финанслаган.

«Чаллыга квалификацияле белгечләрне җәлеп итү һәм аларны торак белән тәэмин итү мәсьәләсе – бүгенге көндә кискен мәсьәләләрнең берсе. Һәм «КАМАЗ» өчен, социаль юнәлешле предприятие буларак, торак белән тәэмин итү - өстенлекле юнәлеш. Без бу юнәлештә тагын бер мөһим адым ясадык һәм хәзер камазлыларга аренда торагын арзан шартларда тәкъдим итәбез. Шулай ук компаниядә торак кредитлары буенча процентларны компенсацияләү программасы беренче ел гына эшләми», – диде Сергей Когогин.

Аннары чарада катнашучылар беренче кунаклар сыйфатында Логистика үзәгенең транспорт логистикасы департаментының автотранспортны планлаштыру һәм эшләү бүлеге бюросы башлыгы Евгений Варзаносов фатирында булдылар.

Төбәккә яңа кадрлар җәлеп итү һәм «КАМАЗ» ГАҖдә эшләүче югары квалификацияле кадрларны саклап калу максатыннан, ДТФ Чаллыда торак комплексы төзи. Ул Яшьлек проспекты һәм Машина төзелеше урамы киселешендә төзелә. Комплекс 178 фатирлы алты йорттан торачак, аннан соң аренда килешүе буенча әлеге комплексның биш йорты «КАМАЗ» ГАҖгә тапшырылачак. Йортлар 2024-2025 елларда этаплап тапшырылачак. Гомумән алганда, аренда өчен 1 меңнән артык фатир биреләчәк.

Моннан тыш, быел КАМАЗ белгечләре өчен коттедж бистәсе төзелеше кысаларында эшләр башланган. Тагын компаниянең 1,2 меңнән артык хезмәткәре бушлай, «КАМАЗ» хисабына, тулай торакларда һәм хостелларда яши. Бүген «КАМАЗ»ның торак программалары буенча эшләүче камазлыларның гомуми саны 4400 кеше тәшкил итә. 2024 елда компания моңа 3,6 млрд сумнан артык акча сарыф итәргә планлаштыра, шул исәптән «Камаз бистәсе» программасына чыгымнарны да кертеп.





Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин: Городские вокзалы объединяют маршруты





Москва

Студенты Академии Игоря Крутого раскрыли свои таланты


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин открыл пешеходную галерею между станциями метро и МЦД-4 Кутузовская



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Анастасия Ивлеева

Хозяйка «голой» вечеринки Анастасия Ивлеева открывает в Москве азиатский ресторан




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Среди сотрудников уголовно-исполнительной системы Республики Дагестан определили лучшего гроссмейстера

Генпрокуратура потребовала передать государству велотрек с Олимпиады-80

В филиалах АО "Желдорреммаш" прошли мероприятия ко Дню защиты детей


Ролан Гаррос

Бывшая российская теннисистка спела гимн Франции: «Я здесь дома»



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России