Миңнеханов: 2022 елда Татарстанның тышкы сәүдә әйләнеше 19 миллиард долларга кадәр артты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Казан Ратушасында Евразия икътисади берлеге әгъзалары булган дәүләтләрнең таможня хезмәтләре берләшкән коллегиясенең 44нче утырышы башланганчы таможня ведомстволары делегацияләре җитәкчеләре белән очрашты. Аерым алганда, ул аларга республика икътисады өчен тышкы сәүдәнең әһәмияте турында сөйләде. Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
«Казанда Евразия икътисади берлеге әгъзалары булган дәүләтләрнең таможня хезмәтләре берләштерелгән коллегиясе утырышын кабул итү безнең өчен зур дәрәҗә», - диде Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Россиянең алдынгы һәм сәнәгый үсеш алган төбәкләренең берсе булуын искәртте.
Татарстан Рәисе белдергәнчә, Татарстан икътисады дөньяви хуҗалык элемтәләренә тирән интеграцияләнә, республикада чыгарыла торган продукциянең яртысына якыны экспортка бара. «Безнең предприятиеләр Татарстан таможнясы, Идел буе таможня идарәсе белән тыгыз элемтәдә тора. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның тышкы сәүдә әйләнеше 8 процентка арткан һәм 19 млрд АКШ долларына җиткән», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, Евразия икътисади берлеге илләре белән товар әйләнеше үсеше тагын да сизелерлек — 11,5 процент булып чыкты. Идел буе федераль округының тулы бер өлеше буларак каралган тышкы сәүдәсендә Татарстанның өлеше якынча 30 процент тәшкил итә.
«Татарстан һәрвакыт тышкы элемтәләрне үстерүгә юнәлдерелгән барлык чараларда актив катнашты һәм киләчәктә дә актив катнашачак», - диде Татарстан Рәисе. Аерым алганда, Казан Евразия киңлегендә 2005 елда БДБ илләре җитәкчеләренең формаль булмаган саммиты, 2017 елда БДБ илләре хөкүмәтләре башлыклары советы утырышы һәм 2021 елда Евразия хөкүмәтара советы чаралары кебек икътисади интеграция мәсьәләләре буенча чаралар кабул итте.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
«Таможня хезмәттәшлеге баштан ук таможня интеграциясе двигательләренең берсе иде. Таможня берлегенә биш ил керә. Елына дүрт тапкыр без коллегияләргә җыенабыз. Төп мәсьәләләр - таможня рәсмиләштерүе, үзара хезмәттәшлек, мәгълүмат алмашу, мәгълүматларга анализ. Бездә актив хезмәттәшлек итә торган ун эшче төркем булдырылды», - диде үз чиратында Россия Федераль таможня хезмәте җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Руслан Давыдов.
Әңгәмә азагында Рөстәм Миңнеханов кунакларга нәтиҗәле эш теләде һәм таможня хезмәтләре эшчәнлегенең мөһим һәм кирәкле булуын белдерде.