Башкортстанда вакцина ясатуга каршы чыгучы дини төркемдә 20дән артык кеше кызамык белән авырый башлаган
Бу хәл аркасында Белорет районында кызамык таралмасын өчен чикләү чаралары кертелгән. Аерым алганда, кызамыкка каршы вакцинасы булмаган балаларга белем алу оешмаларына бару чикләнә, вакцинасыз хезмәткәрләр вакытлыча читләштерелә, вакытлыча киңкүләм чаралар уздыру тыелган.