«Үзгәреш җиле» фестивале программасында быел 30 җыр башкарыла
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә VIII «Үзгәреш җиле» фестивале башланып китте. Фестиваль концерты ике көн булачак. Бүген беренче көне.
Программада 30 композиция күрсәтелгән. Арада Эльмира Кәлимуллина, Илгиз Шәйхразиев, Алинә Шәрипҗанова кебек даими катнашучылар белән бергә Куба кызы, «Яңа дулкын» конкурсы җиңүчесе Илиана Санчез, музыкаль телепроектлар лауреаты Майя Сәйфуллина, Казан мәдәният институты студенты Элина Алмаева һәм башкалар бар.
Яшь җырчылар Винера Ганиева, «Заман» төркеменең таныш җырларын алганнар.