Татарстаннан Россия Герое Рәсим Баксиков: Путинның әле эше күп, аңа китәргә иртәрәк
Татарстаннан Россия Герое Рәсим Баксиков Владимир Путинның яңа президентлык срогына тәкъдим ителү карарын хуплады.
«Граждан һәм хәрби хезмәткәр буларак, Владимир Владимировичның сайлауларда катнашу карарын тулысынча хуплыйм. Сүз уңаеннан, 17 мартта ил Президентны гына түгел, ә Кораллы Көчләр баш командующиен да сайлый. Ә хәзер контрактчылар эштән җибәрелмәү сәбәпле, Владимир Владимировичка китәргә ярамый, аның әле контракт!» — дип елмая каһарман.
Ул Путинны Ватаныбыз һәм күпмилләтле, күп конфессияле халык мәнфәгатьләрен яклаучы көчле һәм ышанычлы лидер дип атый.
«Аның әле эше күп, аңа әле китәргә иртәрәк. Интернетта күпме карадым, россиялеләрнең 70 проценты аны хуплый. Хәзер барган вакыйгалар безнең барыбызны берләштерә, һәм барысы да аннан алга таба гамәлләр көтә. Аның сайланырга карар кылуы бик яхшы!» — дип йомгаклый Рәсим Баксиков.
Рәсим Баксиков бу җәйдә кылган батырлыгы өчен «Герой Йолдызы»н алды. Танк экипажында ул һәм аның сугышчан иптәшләре берүзләре дошман техникасы колоннасын юк итте.