Кукмара журналистлары район дәүләт автоинспекциясеннән бүләкләр алды
Бүген Кукмара районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов һәм Кукмара «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге җитәкчесе Елена Яковлева «Ышаныч һәм иминлек» район конкурсында катнашулары өчен «Хезмәт даны» редакциясе журналистларын бүләкләде. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.
«Хезмәттәшлек өчен рәхмәтемне белдерәм. Киләчәктә дә эшне шул темпта дәвам итәрбез дип ышанам», — диде ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов.
Йолдыз Гыймадиева, Алсу Сәләхетдинова, Эльвира Иванова, Миләүшә Хаҗиевага грамота һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
Күп еллар Кукмара журналистлары ЮХИДИнең район бүлеге белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Ел саен юл хәрәкәте иминлеге темасына дистәләгән сюжетлар һәм мәкаләләр чыга, без ЮХИДИ үткәргән акцияләр һәм чаралар турында сөйлибез: «Бала — төп пассажир», «Имин тәгәрмәч», «Автоледи» һәм башкалар.