Татарстанда ун айда үлүчеләр саны кимегән
2023 елның гыйнвар-октябрь айларында Татарстанда 31,7 меңнән артык үлем очрагы теркәлгән. Күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 2187 гә түбәнрәк. Бу хакта Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы территориаль органы әзерләнгән «Татарстанда социаль-икътисадый хәл» докладында хәбәр ителә.
Шуңа карамастан, республикада халык саны кимү күзәтелә, чөнки туучылар саны үлүчеләрдән азрак булып чыккан. 10 ай эчендә Татарстанда 27 225 бала туган.
Татарстан Республикасында туучылар саны 1000 кешегә 9,1 тәшкил итә, ә үлем күрсәткече — 10,6. Шул ук вакытта алар арасындагы аерма 2022 ел белән чагыштырганда кимегән. Ул вакытта төбәктә 1 мең кешегә — 9,2 туу күрсәткече туры килә, ә үлем күрсәткече — 11,4.