Миңнеханов Песошинны 60 яшьлек юбилее белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Премьер-министры Алексей Песошинны юбилее белән котлады. Бүген, 9 декабрьдә, республика Хөкүмәте башлыгына 60 яшь тулды.
«Алексей Валерьевич, эшләреңне бетергәч, юбилееңны билгеләп үтәргә кил! Котлыйбыз!» - дип язган республика җитәкчесе үзенең телеграм-каналында.