Рөстәм Миңнеханов: Татарстан җире һәрвакытта да батыр кешеләр тудырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә татарстанлыларны бөтен Россиядә билгеләп үтелә торган Ватан Геройлары көне белән котлады. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бу көнне без төрле елларда хәрби эшләрдә, Ватанны саклауда каһарманлык һәм батырлык күрсәткән, үз фидакарь хезмәте һәм югары казанышлары белән ил үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән һәркемгә хөрмәт күрсәтәбез», — диде республика җитәкчесе.
Татарстан җире һәр заманда да үз бурычына җаны-тәне белән тугры һәм батыр кешеләр тудырган, дип ассызыклады ул.
«Безнең өчен алар — каһарманлык, ныклык һәм батырлык үрнәге», — дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук бүген Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне билгеләп үтелүен искәртте, Россиянең уңышлы үсеш шартларының берсе булып коррупциягә каршы нәтиҗәле эш тора, дип билгеләп үтте.
«Без зур инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга, гражданнарның тормыш сыйфатын тагын да яхшыртуга юнәлдерелгән. Ул хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә халык алдында ачыклыкны тәэмин итүдә системалы эштән башка мөмкин түгел», — диде Татарстан Рәисе һәм коррупциягә каршы көрәштә республика халкының актив ярдәме, хакимият һәм җәмгыятьнең уртак эше белән генә уңышка ирешеп була, дип өстәде.
Рөстәм Миңнеханов тагын бер истәлекле дата — 12 декабрьдә Россия Конституциясе көне билгеләп үтеләчәген искәртте. Аның сүзләренчә, Россия Конституциясе илебезнең хокукый системасының нигезен билгеләде һәм иҗтимагый процессларны тотрыкландыруда мөһим роль уйнады, гражданның хокукларын һәм ирекләрен югары кыйммәт буларак раслады.