Миңнеханов: Россия алдында торган каршылыкларны без көчле җитәкче белән генә җиңә алабыз
Россия алдында торган каршылыкларны көчле җитәкче белән генә җиңеп була. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә узган Ватан Геройлары көненә багышланган тантанада белдерде.
«Ил алдында торган каршылыкларны без көчле җитәкче белән генә җиңә алабыз. Кичә милли лидерыбыз Владимир Владимирович Путин Россия Президенты сайлауларына үз кандидатурасын тәкъдим итү турында белдерде. Безне яклаучылар һәм күпмилләтле халкыбыз безнең Югары баш командующий тирәсендә берләшер дип ышанам. Җиңү безнең кулда булыр дип ышанам!» — диде республика җитәкчесе.
Ул билгеләп үткәнчә, араларында татарстанлылар да күп булган махсус хәрби операциядә катнашучылар бүген үз тормышларын куркыныч астына куеп, Ватан иминлеген тәэмин итү һәм Россия суверенитетын саклап калу өчен мөмкин булганның барысын да эшли. Махсус операция зонасында һәлак булган хәрбиләр истәлегенә Рөстәм Миңнеханов бер минут тынлык игълан итте.