Гобәйдуллин: Балаларыбыз өчен заманча белем бирү оешмалары — Путин казанышы
Россия Президенты Владимир Путинның мәгариф системасына игътибары бу өлкәдә уңай үзгәрешләргә, шул исәптән, яңа мәктәпләр төзелеше һәм эшче һөнәрләренең абруе күтәрелүгә китерде. Татарстан һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин «Татар-информ» белән сөйләшкәндә шундый фикер белдерде.
«Республикабыз һәм, гомумән, Россия Федерациясе мәгариф системасы вәкиле буларак, ышаныч белән әйтә алам: без Владимир Владимирович Путинның яңа срокка тәкъдим ителү турында белдерүен бик уңай бәялибез. Ышаныч белән шуны әйтергә була: бу елларда мәгариф системасында мөмкин булган барлык уңай үзгәрешләр Владимир Владимировичның бу юнәлешкә игътибарлы булуы аркасында килеп чыкты», – диде әңгәмәдәш.
Гөбәйдуллин атаган уңай үзгәрешләр арасында «Мәгариф» милли проектын тормышка ашыру, яңа мәктәпләр, университет һәм кампуслар төзү, эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү, фәнне, шул исәптән яшьләр арасында фәнне көчәйтү бар.