Екатеринбургта Буа театры гастрольләре була
19-21 гыйнварда Екатеринбургта «Щелкунчик» балалар балет театры сәхнәсендә Буа театрының иң яхшы спектакльләре тәкъдим ителә. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Екатеринбург тамашачысы «Дәрвиш», «Бәхеткә юл кайдан?», «Шобага» спектакльләрен карый алачак. Ә балаларга «Пожарная команда» спектакле тәкъдим ителәчәк.