Түбән Новгород татарларының «Туган як» газетасы чыга башлауга 33 ел тулды
Түбән Новгород татарларының «Туган як» газетасының беренче саны 1990 елның 7 декабрендә чыккан. Газета 33 еллыгын билгеләп үтә.
«Моннан нәкъ 33 ел элек, 1990 елның 7 декабрендә, «Туган як»ның беренче саны дөнья күрде һәм, Аллаһыга мең шөкер, шуннан башлап ул бертуктаусыз атна саен җомга көнне чыгып килә. Менә бүген аның 1710 санын типографиягә юлларга әзерлибез, кайбер битләренә актык үзгәрешләр һәм төзәтмәләр кертәбез», диелә газетаның «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә.
«Туган як»ның туган көне уңаеннан, газетаның беренче саны сәхифәләре фотолары тәкъдим итәелә.