Эльмира Булатова: Казан циркында милли тамаша 2025 ел җәендә тәкъдим ителер дип өметләнәм
2025 елның 1 июнендә Казан циркы тамашачылар игътибарына татар спектакле тәкъдим итәргә мөмкин. Казан циркы директоры Эльмира Булатова «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде
Казан циркы һәм тулаем алганда Татарстанның визит карточкасына әвереләчәк милли цирк тамашасын булдыру – цирк алдында торган бурычларның берсе, диде Булатова. «2025 елның 1 июнендә без киң җәмәгатьчелеккә әлеге спектакльне тәкъдим итәрбез дип өметләнәм һәм моңа ышанам», - дип искәртте ул.
Хәзерге вакыттан труппаны формалаштыру эше башланган.
«Милли уен коралларын һәм милли вокаль башкаруны файдалану планы бар. Әлбәттә, бу бары тик цирк кына булмаячак. Бу хореография, музыкаль номерларны берләштергән спектакль булыр дип көтелә. Анда бары тик үзебезнең профессиональ башкаручылар гына җәлеп ителәчәк», - дип искәртте ул.
Шул ук вакытта, әлегә спектакльнең төгәл концепциясе юк.