М12 трассасындагы беренче намаз уку бүлмәләре Татарстанда ачылачак
М12 «Восток» югары тизлекле автомобиль юлындагы беренче намаз уку бүлмәләре Татарстанда ачыла. Хәзерге вакытта сигезенче этапта урнашкан күп функцияле зоналар территориясендә шундый ике объект төзелгән. Трассаларда «тынлык бүлмәләре» булдыру проекты җитәкчесе Инсаф Вәлиев шулай дип белдерде.
«М12 трассасында бу аеруча кирәк, чөнки төбәк юлында, мәсәлән, урманга борылырга һәм анда намаз укырга мөмкин. Ә югары тизлекле магистральдә беркайда да туктый алмыйсың, чөнки бөтен җирдә киртәләр, ә фура йөртүчеләр өчен бу – зур проблема. Шуңа күрә мондый объектлар төзергә булдык», - диде спикер. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.
Вәлиев сүзләренчә, бүлмәләр җылытыла, бу кышын аеруча мөһим, аларда намаз уку өчен кирәкле бөтен әйбер бар. Намаз уку бүлмәләре тәүлек әйләнәсе ачык булачак.
Алар «Татнефть» компаниясе автомагистральнең 729нчы километрында төзегән күп функцияле зоналар составына керә. Объект «башта ял ит, аннары бензин сал» концепциясе буенча оештырылган, дип искәртте «Татнефть-АЗС Центр» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең техник ярдәм күрсәтү буенча Казан филиалы башлыгы урынбасары Никита Филатов.
- М12 трассасының гомуми озынлыгы 810 километр тәшкил итә. Ул Мәскәү, Владимир һәм Түбән Новгород өлкәләре, Чувашия һәм Татарстан территорияләре буйлап уза. Автомагистральнең Татарстандагы участогы – 142 километр, шул исәптән сигезенче этапның озынлыгы 70 километр тәшкил итә.