Ульяновск Татар мәдәнияте үзәгендә «Балачак чыршысын җыябыз» Яңа ел акциясе була
15 декабрьдә Ульяновскиның Татар мәдәнияте үзәгендә «Балачак чыршысын җыябыз» яңа ел акциясе узачак. Бу хакта Ульяновскиның «Өмет» газетасы телеграм-каналында хәбәр ителә.
Татар мәдәнияте үзәгендә совет стилендә чыршы бизәгәннәр инде. Бәйрәмдә кунакларга чыршы бизәүгә кагылышлы традицияләр хакында сөйләячәкләр һәм гирлянда-фонарьлар ясау буенча мастер-класс үткәрәчәкләр. Өлкән буын вәкилләре һәм хезмәт ветераннары XX гасыр ахырында Яңа елга әзерлек һәм аны үткәрү турында җылы хатирәләре белән уртаклашыр дип көтелә.
Чара 15.00 сәгатьтә совет әкиятләре геройлары - Буратино, Тортилла, төлке Алиса һәм мәче Базилио катнашында театральләштерелгән тамаша белән башлана, диелә хәбәрдә.