Татарстанда муниципаль депутатларны өстәмә сайлауда 200гә якын күзәтүче булган
Татарстанда шәһәр һәм авыл Советлары депутатларының өстәмә сайлауларында тавыш бирү барышын бәйсез күзәтүне 200гә якын күзәтүче тәэмин итте.
«Бу — сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләре, депутатлыкка кандидатлар, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы вәкилләре», - диелә республика Үзәк сайлау комиссиясе хәбәрендә.
Шулай ук сайлау участокларында эшләү өчен 18 төбәк матбугат чарасыннан 50дән артык журналист аккредитацияләнгән. Өстәмә сайлаулар ТРның 15 муниципаль районында узды. Сайлау участоклары кичке 8дә ябылды, диелә хәбәрдә.