Казанда Россиянең һәм ТАССРның атказанган урманчысына мемориаль такта куелачак
Казанда Карл Маркс урамындагы 65нче йортта авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, Россиянең һәм ТАССРның атказанган урманчысы Әхмәдулла Газизуллинга мемориаль такта куелачак. Шул хактагы карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Тактада татар һәм рус телләрендә «бу бинада 2001-2015 елларда авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясенең һәм Татарстан АССРның атказанган урманчысы Әхмәдулла Газизуллин эшләгән» дип язылган.
Әхмәдулла Газизуллин 1931 елның 20 мартында ТАССРның Таканыш районы Түбән Арбаш авылында (хәзер - Кукмара районы) туган. Ул 2000 елда Казанда Дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе каршындагы урман хуҗалыгы факультетын ачу инициаторларының берсе иде.
Урман кисү технологиясен эшләү һәм производствога кертү өчен ул Саба урман хуҗалыгы урманчылары төркеме составында 2003 елда фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясенә лаек булды.
Ул урман туфрагы, урманны өйрәнү һәм урманны куллану өлкәсендә 250дән артык фәнни һәм фәнни-методик эш авторы. Ул утырту материалын үстерү, урман ресурсларын файдалануны оптимальләштерү һәм яңарту буенча тәкъдимнәр эшләде.
Әхмәдулла Газизуллин 2021 елның сентябрендә вафат була.