Рөстәм Миңнеханов Татарстанда гражданнарны патриотик тәрбияләү турындагы закон имзалады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов төбәктә яшәүче гражданнарга патриотик тәрбия бирү турындагы законны имзалады. Документ республика җитәкчесенең рәсми сайтында чыкты.
Татарстан Дәүләт Советы 19 октябрьдә беренче укылышта закон проектын кабул итте, ә 23 ноябрьдә тәгаен кабул итте. Ноябрь утырышында республика парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин, махсус хәрби операция уздыру һәм тулаем дөньядагы вазгыять шартларында патриотик тәрбия мәсьәләсе актуаль булуын белдерде.
Яңа закон авторлары уйлавынча, ул патриотик тәрбиягә бердәм якын килү һәм бу өлкәдә мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салу механизмын камилләштерергә ярдәм итәчәк.
Законда «патриотик тәрбия» дигәндә хакимият органнарының һәм җирле үзидарә органнарының, шулай ук социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның һәм башка структураларның «гражданнарда патриотик аң, Туган илгә тугрылык формалаштыру, Ватанны саклау буенча гражданлык бурычын һәм конституцион бурычларын үтәүгә әзерлек, Ватан тарихына хөрмәт күрсәтү» турында сүз бара.
Документ патриотик тәрбиянең максатын, принципларын һәм бурычларын, Татарстанның бу өлкәдә дәүләт сәясәтен, шулай ук патриотик тәрбия субъектларын билгели. Моннан тыш, ул тиешле өлкәдә дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләрне бүлә.
Болардан тыш, яңа законда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Татарстан Республикасында гражданнарга патриотик тәрбия бирү буенча Координацион совет оештыру турында сүз бара, ул консультация-киңәшмә органы булырга тиеш.