Барнаулда Сара Садыйкова исемендәге татар-башкорт мәдәнияте фестивале була
17 декабрьдә Барнаулда Алтай крае халыклары йортында Сара Садыйкова исемендәге III татар-башкорт мәдәнияте фестивале узачак. Тамашачыларга татар һәм башкорт коллективлары җыр-биюләрен тәкъдим итү планлаштырыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Дулкын» Татар мәдәнияте үзәге» Алтай крае иҗтимагый оешмасы Барнаул халкын һәм кунакларын бәйрәм концертына чакыра. Керү түләүсез», диелгән хәбәрдә.
Алтай краенда фестиваль 2017 һәм 2019 елларда узды һәм быел «Алга, Дуслар!» проектын тәмамлый. Чара «Алтай краенда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» программасы кысаларында уза.