Татарстанда йортларда гомуми милек капиталь ремонтына минималь кертем артачак
2024 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда күп фатирлы йортларда гомуми милек капиталь ремонтына минималь кертем күләме артачак. Ул 1 кв. метр өчен аена 7,7 сум тәшкил итәчәк. Республика Хөкүмәте карарында шул хакта язылган.
Искәртик, быел минималь кертем шундый бина милекчесенә караган гомуми милекнең квадрат метрыннан 6,95 сум тәшкил иткән, ә 2022 елда - 6,38 сум.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт эшләре 2023 елга план буенча төгәлләнгән - 726 шундый объект тәртипкә китерелгән. Бүген билгеле булганча, 2024 елга план буенча, Казанда 2,4 млрд сумга 163 йортны яңартачаклар. Шул исәптән белгечләр 156 лифтны, ә 44 йортта җылылык системасын алмаштырачак.