Ринат Садыйков яшьләр сәясәтенең быелгы эшенә төп нәтиҗә турында белдерде
Яшьләрне Россиянең яңа территорияләрендә гуманитар миссияләргә актив җәлеп итүгә китергән патриотик программаларны һәм волонтерлык өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру быел яшьләр сәясәтенең төп эшенең нәтиҗәсе дип әйтергә мөмкин. «Татар-информ» белән Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков шундый фикер белән уртаклашты.
«Минем өчен төп нәтиҗә - патриотик программаларны гамәлгә ашыру. Бүген яшьләрнең гуманитар миссияләргә кушылуы зур игътибарга лаек. Яшьләр муниципалитетлар дәрәҗәсендә дә, Татарстан югары уку йортларында һәм урта махсус уку йортыларында да яңа территорияләргә гуманитар ярдәм формалаштыруда актив катнаша, бу аларның социаль җаваплылыгының югары дәрәҗәдә булуы турында сөйли», - диде министр.
Искәртик, бүген Казанда «Безнең Татарстан» форумы башланды, анда быел республикада яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруга нәтиҗә ясалачак һәм тармак үсешенә зур өлеш кертүчеләрне бүләкләячәкләр.