Миңнеханов Казахстан өлкәсе Абай акиме белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Абай (Казахстан) өлкәсе акиме Нурлан Уранхаев белән очрашты. Алар алга таба хезмәттәшлек турында фикер алышты. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казахстан республиканың әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе. Узган елда товар әйләнеше 20 проценттан артыкка - 758 млн долларга кадәр арткан. «Быел үсеш динамикасы сакланган. Соңгы саннар әлегә юк, әмма үзара сәүдә күләме узган ел белән чагыштырганда шактый күбрәк булачак», - диде ул.
Татарстан Рәисе сүзләренчә, хезмәттәшлекнең көн тәртибе шактый киң: делегацияләр белән даими рәвештә алмашу бара, Татарстан компанияләре Казахстанда актив эшли. Ике яклы мөнәсәбәтләр үсешенә Казаннан Астанага һәм Алматага туры авиарейслар булу, Казахстанның Татарстан башкаласындагы Генераль консуллыгы һәм республиканың Астанадагы вәкиллеге эшчәнлегенә уңай йогынты ясый.
«Безнең дәүләт башлыкларының зирәк сәясәте аркасында без ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен уникаль мөмкинлеккә ия, - диде, үз чиратында, Нурлан Уранхаев. - Безнең шәһәр һәм өлкә тарихы мәгърифәтчелек белән шөгыльләнә, хәйрия эшчәнлегендә актив катнаша торган тугандаш татар халкы белән аерылгысыз бәйләнгән. Бүген дә татарлар иҗтимагый татулыкны һәм социаль-икътисади үсешне ныгытуга зур өлеш кертәләр».
Аким шулай ук Абай өлкәсенең Татарстан белән хезмәттәшлектә кызыксынуын раслады. Ул билгеләп үткәнчә, делегациягә төрле дәүләт органнары, уку йортлары вәкилләре һәм бизнесменнар кергән.
Визит кысаларында Абай өлкәсе вәкилләре Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгында һәм Татарстан Милли китапханәсендә булды. Иртәгә алар Иннополис шәһәренә барырга планлаштыра.
Казан Кремлендә очрашуда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.