Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауны уздыру өчен 50 бер мандатлы округ төзелгән
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауны уздыру өчен бер мандатлы сайлау округлары схемасын тәкъдим итте. Барлыгы бер мандатлы 50 сайлау округы эшләячәк, шуларның 17сендә яңа чикләр барлыкка килде.
«Киләсе елда ике зур сайлау кампаниясе узачак - мартта Россия Президентын сайлаулар һәм бердәм тавыш бирү көнендә, 8 сентябрьдә - VII чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау», - дип сөйләде спикер Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында.
Татарстан Дәүләт Советына 100 депутат сайлана, шуларның 50се – бер мандатлы сайлау округлары буенча һәм 50се бердәм сайлау округы, сәяси партияләр тарафыннан күрсәтелгән кандидатларның республика исемлекләре буенча.
Кондратьев сүзләренчә, округларның хәзерге схемасы 2014 елда ун елга расланган иде. Аның гамәлдә булу вакыты 2024 елның 13 февралендә тәмамлана.