Түбән Камада район башлыгының Чыршы бәйрәмендә 2 меңгә якын бала катнаша
23 һәм 24 декабрьдә Түбән Камада район башлыгы чыршысы узачак. Чара Яшь тамашачы театрында оештырыла. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә
Бәйрәмгә махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары, шулай ук укуда һәм спортта һәм иҗади тормышта алдынгы булган балалар чакырылачак.
Чарага ике меңгә якын бала килер дип планлаштырыла.