Лениногорскиның боксчы кызлары алтын медальләр яулап кайтты
Казанда хатын-кызлар арасында бокс буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Әлеге ярышларда, шәһәрнең 3нче спорт мәкәбендә шөгыльләнүче боксчы кызлар төркеме дә бар иде. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
Лениногорскиның боксчы кызлары бу дәрәҗәле бәйгедә 5 алтын һәм 2 бронза медальнең хуҗалары булды.
Алтын медальләргә Мирослава Костина, Надежда Терентьева, Дарья Антипова, Зльвина Сәгадиева, Диана Таҗиева ия булды. Ә бронзаларны Агата Санникова һәм Анна Тимошина яулады.