Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Декабрь
2023

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Конституциясе көне белән котлады

0
Фәрит Мөхәммәтшин Россия Конституциясе көне белән котлады

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан котлавы Татарстан Дәүләт Советы сайтында чыкты.

«Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм.

Моннан нәкъ утыз ел элек, 1993 елның 12 декабрендә, Россия дәүләтенең язмышын хәл иткән вакыйга булды. Аның күпгасырлык тарихында беренче мәртәбә бөтенхалык референдумында яңа Россиянең Төп законы кабул ителде. Ул иксез-чиксез илебезнең миллионнарча гражданнары – милләте, дине һәм сәяси фикерләве төрле булган, аңлы рәвештә нык демократик һәм социаль дәүләт төзүне сайлаган кешеләрнең өметләрен һәм ышанычын гәүдәләндерә.

Гамәлдәге Конституция авыр вакытта – җитди иҗтимагый-сәяси тетрәнүләр һәм дәүләт корылышының тамырдан үзгәрү чорында эшләнде. Советлар Союзы таркалганнан соң, дәверләр борылышында нормалар чыгару буенча җентекле эш үткәрелде, граждан җәмгыяте институтлары, хакимият тармаклары һәм дәрәҗәләре арасында яңа мөнәсәбәтләрне җайга салучы нигез закон актлары кабул ителде (билгеле булганча, бу ел Федераль Собраниенең, илебезнең сайлау системасының да юбилей елы). Иң югары юридик статуска ия булган 1993 елгы Конституция Россия җәмгыятенең төп кыйммәтләрен – граждан хокуклары һәм ирекләренең үзгәрмәс хәлен, дәүләт бердәмлеген һәм территориаль бөтенлекне саклауны, идеология күптөрлелеген, ирекле сайлауларны һәм күппартиялелекне, төп социаль гарантияләрне ышанычлы беркетте.

Заман таләпләренә җавап биреп, 2020 елда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның башлангычы белән гамәлгә ашырылган конституция реформасы нәтиҗәсендә бөтенхалык тавыш бирү йомгаклары буенча Төп законның яңа редакциясе кабул ителде. Халыкның күпчелеге хуплаган төзәтмәләр арасында: дәүләтнең социаль әһәмиятен арттыру, тарихи хәтерне саклау, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне, тел һәм милләт күптөрлелеген, аналарны һәм балаларны яклау... Соңгы вакыттагы вакыйгалар бу үзгәрешләрнең дәүләт һәм икътисад суверенитетын тәэмин итү, Россия Федерациясе гражданнары хокукларын һәм ирекләрен алга таба да ныгыту өчен никадәр мөһим һәм үз вакытында булганын ачык күрсәтә.

Кадерле ватандашлар! Ышанам ки, Конституция нормалары һәм нигезләмәләренә таянып, уртак максатларга ирешүдә бөтен көчебезне берләштереп, без Ватаныбызны социаль-икътисади үстерү, яшәү сыйфатын югарырак дәрәҗәгә күтәрү бурычын хәл кылачакбыз. Шушы эшләрдә безгә бәхет һәм уңышлар юлдаш булсын. Сезгә ихлас күңелдән тынычлык, нык сәламәтлек һәм иминлек телим. Бәйрәм белән! Россия Конституциясе көне белән!» диелә текстта.





Губернаторы России
Москва

Собянин: Начался прием заявок на конкурс грантов для социальных НКО





Москва

Слушатель из Смоленска выиграл на «Авторадио» «Москвич 3»


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин. Главное за день



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Певица

Певица Орлова рассказала о процессе лечения Заворотнюк и врачебной тайне




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Генпрокуратура потребовала передать государству велотрек с Олимпиады-80

«23 and Friends»: в Москве состоялся спортивно-музыкальный фестиваль Аш 23

После концерта и в дождь дороже: как складываются цены на поездки на такси


Ролан Гаррос

Теннисист Джокович побил рекорд Федерера по победам на турнирах "Большого шлема"



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

ГЕРОИЧЕСКОЕ УЧАСТИЕ АРМЯН В СВО. ЧАСТЬ ЧЕТВЕРТАЯ



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России